Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дәүләт хезмәтләре порталында ел азагына кадәр тагын 43 хезмәт электрон төргә күчәчәк

Быел дәүләт хезмәтләре порталында барлыгы 151 яңа хезмәт барлыкка килде.

Хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында төбәктә күрсәтелә торган 319 дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең 276сы бар. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсенең циффрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин хәбәр итте.

«Быел дәүләт хезмәтләре порталында барлыгы 151 яңа хезмәт барлыкка килде, ел азагына кадәр тагын 43 хезмәт электрон төргә күчәчәк», — дип аныклады Республиканың Минцифра башлыгының беренче урынбасары.

Начвин шулай ук Татарстанда аеруча популяр булган дәүләт хезмәтләрен атады. Болар: мәктәпкә кабул итү өчен гариза бирү, балага айлык пособие билгеләү, балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвен компенсацияләү һәм ТКХ өчен түләүгә субсидияләр билгеләү, шулай ук беренче балага бирелә торган айлык түләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев