Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Дефицит юк һәм булмаячак»: Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты дарулар тирәсендә ыгы-зыгы тудырырга кирәкми, дип белдерде

Препаратларның күбесе Россиядә җитештерелә, дип билгеләп үтте Айрат Фәррахов.

Татарстанда соңгы атнада ялган мәгълүматлар таралу сәбәпле, дару препаратларына ихтыяҗ артты. Әмма борчылыр өчен бернинди сәбәп тә юк, дип белдерде Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов. 

«Препаратларның аерым төркемнәренә ажиотаж ихтыяҗ туды. Бу препаратларның даруханәләрдән юкка чыгуына китергән. Без читтән кертелгән препаратларны 35% ка кулланабыз, калганы монда җитештерелә. Шуңа күрә без даруларга бәйле өзеклекләрне күрмибез. <...> Кытлык юк һәм булмаячак», — дип сөйләде ул.

Аның сүзләренә караганда, кайбер препаратларга дустанә илләрдә-Һиндстанда һәм Кытайда җитештерелә торган субстанцияләрнең бәясе үзгәрергә мөмкин. Шулай ук Фәррахов медицина техникасы һәм даруларның санкцияле товар түгеллеген искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев