Диетолог куллануны чикләргә кирәк булган ризыкларны атады
Рационда чикләнергә тиешле продуктлар бар.
Диетолог һәм эндокринолог Альбина Комиссарова рационда шикәр өстәлгән продуктларны һәм эшкәртелгән итне чикләргә, ә алкогольне бөтенләй кулланмаска киңәш итә. Бу хакта РИА Новости яза.
«Рационда чикләнергә тиешле продуктлар бар. Мисал өчен, бу шикәр кушылган ризыклар, ягъни составында шикәр, бал, төрле сироплар булган продуктлар. Гомуми рацион белән чагыштырганда аларның калориялелеге 50 проценттан артмаска тиеш», — дип сөйләде Комиссарова.
Ул шулай ук эшкәртелгән ит продуктлары — сосиска, колбаса, бекон һәм башкаларны куллануны чикләргә кирәклеген билгеләп үтте. Гомумән алганда, эшкәртелгән продуктларны, фаст-фудны, туңдырылган продуктларны ашауны киметергә киңәш ителә.
«Алкогольне рационнан бөтенләй алу яхшырак, чөнки алкогольнең зарарсыз дозасы юк», — диде табиб.
Комиссарова сүзләренчә, гомумән, «начар» һәм «яхшы» продуктлар юк. Рационнан төгәл кайсыдыр ризыкны алу ихтыяҗы уйдырма булып тора, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев