Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Эксперт: Пандемия урлау һәм мошенниклык үсешенә нык йогынты ясамады

Киберҗинаятьләр саны артуның төп сәбәбе – кешеләрнең цифрлы киңлеккә чумуы.

Коронавирус пандемиясе, кешеләрне цифрлы киңлеккә күчерүдән аермалы буларак, банк карталарыннан акча урлауга бәйле җинаятьләрнең артуына йогынты ясамады. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мошенниклыкларны ачу бүлеге башлыгы Эдуард Габдрахманов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.
«Пандемия зур процессның бер өлеше генә булды, бу узган һәм аннан соңгы елларда булган үсеш темпларыннан күренә. Пандемия аркасында җинаятьләрнең саны бераз артты», — диде Эдуард Габдрахманов.
Цифрлаштыру, пандемиядән аермалы буларак, берничә ел элек үк башланды.
Бер яктан, цифрлаштыру тормышны җиңеләйтә, икенче яктан — җинаятьчелек эшчәнлеге өчен зур урын бирә.
Интервьюның тулы версиясе Sntat.ru сайтында урнаштырылачак. Видеосюжетны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында күрергә мөмкин.
Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Татарстан 24» телеканалында шимбә көнне 18 сәгать 30 минутта, якшәмбе көнне 13 сәгать 30 минутта карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев