Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Экспортка ярдәм итү һәм субсидияләр: илкүләм проект ТР компанияләренә кризис вакытында ярдәм күрсәтте

Беренче яртыеллыкта республиканың кече һәм урта бизнесы финанс һәм мәгълүмати ярдәм алды.

«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты ярдәмендә кече һәм урта бизнес финанс һәм мәгълүмати ярдәм ала алды.
Бу елның беренче яртыеллыгында 21 эшмәкәр Экспортка ярдәм итү үзәге ярдәмендә экспорт контрактлары төзегән. Шулай ук эшкуарлар финанс ярдәме ала алды, шул исәптән 611,2 миллион сумлык 378 микрозаймны. Татарстан Республикасы Гарантия фондының поручительлеге хисабына 5,1 миллиард сумнан артык кредит чаралары җәлеп ителгән.
Кече һәм урта бизнес вәкилләренә кредитлар буенча процент ставкаларын түләү чыгымнарын компенсацияләүгә 34,4 миллион сум күләмендә, шулай ук азык-төлек товарларын һәм әзер азык-төлекне китереп тору агрегатларының хезмәтләре өчен түләү чыгымнарын компенсацияләүгә 28 миллион сумга субсидияләр хупланган.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча «Адаптация технологияләре» кризис шартларына тиз җайлашу программасы эшли башлады. Анда катнашучылар саны 54 меңнән артып киткән.
Моннан тыш, республика эшкуарларына 12,5 меңнән артык мәгълүмати-консультация хезмәте күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев