Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ел нәтиҗәләре: сез яратып укыган язмалар

Узган елда безнең сайтта һәм социаль челтәрләрдә бик күп язмалар басылды. Бүген без, сезнең тарафтан аеруча кызыксынып укыган язмаларны барларбыз.

Сайт һәм Вконтакте социаль челтәрләре статистикасы алдарга бирмәс, безнең укучыларыбыз күбрәк авыл һәм аның кешеләре турында укырга ярата. Мисалга, Морт авылы һәм аның башлыгы Фаиз абый Закиров турында язма популяр булган, Алабугада «Мобиль укытучы» акциясе кысаларында авыл укытучыларына автомобиль тапшыру, Иске Юрашта каз өмәсе шулай ук зур кызыксыну уяткан. Шулай ук калфак, милли киемле курчак, читекләр ясаучы оста турындагы язмалар күп укылган.  

Моннан тыш, безнең укучыларыбыз хикәя һәм повестьлар, конкурслар һәм аларда җиңүчеләр турында укырга ярата. Гомумән алганда, укучыларыбыз яхшы, уңай хәбәрләргә өстенлек бирә, авыл һәм анда яшәүчеләр тормышы турында яңалыкларны, милли гореф-гадәтләр турындагы язмаларны яратып кабул итә. 

Инде яңа 2022 елга да аяк бастык. Бу елда да яңалыклар, язмалар күп булыр. Хәбәрчеләребез сезне матур язмалары белән сөендереп торыр. Сез дә безнең белән булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев