Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Элвин Грей үз концертларына 3 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге аудиторияне ничек җәлеп итүе турында сөйләде

Баштарак җырчыны яшүсмерләр генә тыңлый иде.

Җырчы Радик Юльякшин, яки Элвин Грей Андрей Кузьминга биргән интервьюсында 3 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге аудиторияне ничек җәлеп итүе турында сөйләде, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

“Аудитория бик киң. Тыңлаучылар арасында 3 яшьлек балалар да, әби-бабайлар да бар. Әгәр статистика буенча карасак, минем төп аудиториям — 20 яшьтән 45 яшькә кадәрге кешеләр. Баштарак бары тик яшүсмер кызлар иде, күпләп хатлар да яздылар,” – ди Юльякшин.

Берникадәр вакыттан соң Юльякшин “Ашкына гомер” җырын яза һәм аның  белән өлкән буынны җәлеп итә, җырчыны җитди концертларга чакыра башлыйлар. Аннары ул әкренләп урта яшьтәгеләр өчен дә контент төзи башлаган.

“Хәзер концертларыма төрле яшьтәге кешеләр килә. Яулыклы әбиләр дә, балалар да, урта буын да”, – диде артист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев