Эшмәкәрлек һәм спорт мактаулы
ТР Президенты Указы нигезендә Таһирҗан Әндәрҗанов "ТРның атказанган физик культура хезмәткәре" исеменә лаек булды. Леонид Барышев һәм Вадим Махеевка "Мактаулы алабугалы" исеме бирелде.
Район башлыгы Геннадий Емельянов, районның социаль-икътисадый тормышына керткән зур тырышлыклары өчен, "Эссен Продакшн АГ" ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Леонид Барышев һәм "Оптовик" ҖЧҖ генераль директоры Вадим Махеевка Алабуга районының иң дәрәҗәле бүләген тапшырды. Шәһәр һәм районда "Махеев" ярдәм фонды кысаларында социаль акцияләр күп уза. Алар инвалидлар, студентлар, волонтерлар, спортчыларга һәрчак ярдәм кулы суза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев