Федераль салым хезмәте татарстанлыларны Яңа елга салым бурычыннан башка керергә чакырды
Федераль салым хезмәте шундый тәкъдимен җиткерде.
Яңа ел алдыннан Татарстан халкын салым бурычлары бармы-юкмы икәнен тикшерергә һәм аларны бәйрәмнәр җиткәнче түләргә чакырдылар. Федераль салым хезмәте шундый тәкъдимен җиткерде, дип яза «Татар-информ».
Моны салым түләүченең шәхси кабинетында яки «Физик затның салымнары» мобиль кушымтасында тикшерергә мөмкин.
Федераль салым хезмәтендә искәртүләренчә, вакытында түләмәгән очракта салым түләүчегә пени исәплиләр, ул түләү чыгымнарын арттырачак. Закон таләпләрен үтәмәүнең тискәре нәтиҗәләренә юлыкмас өчен үзеңнең салым йөкләмәләреңне тикшерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев