Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Фермер династияләре конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды

Бүген фермерлык хәрәкәтенең 30 еллык юбилее кысаларында «Гаилә фермер династияләре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. 

ТР Премьер-министры урынбасары — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның 5 районыннан 5 фермер династиясенә бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләр 100 мең сум күләмендә премия алдылар. Алар арасында Лениногорск, Саба, Теләче, Менделеевск һәм Чистай районнарыннан фермер династияләре бар.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 20 февраленнән 21 мартына кадәр узган фермер династияләре конкурсында катнашучыларның кимендә ике буын туганнары фермерлык эше белән шөгыльләнгән булырга, гаилә әгъзалары һәм аларның фермер булган туганнары хәзерге вакытта да крестьян-фермер хуҗалыгы статусына ия булырга тиеш .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев