Февраль аенда татарстанлыларны кыскартылган эш атнасы көтә
Киләсе эш атнасы дүрт көнлек булачак.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында әйтүләренчә, 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне ял көне булачак, дип искә төшерәләр.
Шулай итеп, сишәмбе, 22 февральдә, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. Димәк, киләсе эш атнасы кыскартылачак һәм без 5 көн түгел, ә 4 көн эшләячәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев