Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Фәрит Мөхәммәтшин: Минтимер Шәймиев гомер буе туган республикасына хезмәт итә

20 гыйнварда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев гомер буе туган республикага хезмәт итә, дип тасвирлады беренче Президентны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиевне көчле шәхес, хәлиткеч, катгый һәм принципиаль моментларда эзлекле дип атады. Аның сүзләренә караганда, Дәүләт Киңәшчесенә кешелеклелек, сөйләшүләр алып бару осталыгы, конфликтлы хәлләрдә салкын канлылык хас.

Дәүләт Советы Рәисе, нәкъ менә Шәймиев Татарстанда заманча сәясәт мәктәбен булдырды һәм «аның янәшәсендә катлаулы реформалар вакытын узган барлык дәрәҗәдәге хакимият, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре өчен беренче укытучысы булды», — дип ассызыклады.

20 гыйнварда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев