Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Габделганиев: Эшкуарларның маркетплейсларда сәүдә белән кызыксынуы көннән-көн арта

Буада «Эшмәкәрләрнең киләчәге буларак интернет-сәүдә» укыту семинары узды, дип хәбәр итте ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте.

Чарада Татарстан Республикасының Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Мөслим һәм Кама Тамагы муниципаль районнарыннан йөздән артык эшкуар катнашты. Аны «Маркетплейс.Легко» электрон сәүдә үзәге һәм iWengo бизнес-мәктәбе оештырды.

«2021 елда без «Маркетплейс.Легко» үзәге хезмәткәрләре белән бергә республиканың 14 муниципаль районында уку-укыту чаралары үткәрелде, аларда 4 меңгә якын Татарстан эшмәкәре катнашты», — дип хәбәр итте iWengo җитәкчесе Юлиана Гордон.

Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, эшкуарларның маркетплейсларда сәүдә белән кызыксынуы көннән-көн арта бара.

«Бу мәсьәләләр белән без максатчан рәвештә шөгыльләнәбез. Нәтиҗә буларак, 2021 ел нәтиҗәләре буенча, маркетплейсларда сәүдә итүче Татарстан эшмәкәрләре саны 7 тапкыр арткан һәм 23 мең планкасын узган. Аларның кереме бер ел эчендә 25 млрд сумга җиткән. Бу әле чик түгел. Data Insight аналитиклары фаразларына караганда, 2025 елга eCom Россия базары тагын дүрт тапкыр артачак. Татарстан эшкуарларының бу тиз үсә торган базарда лаеклы урын алу мөмкинлеге бар әле», — дип ассызыклады ТР бизнес-омбудсмены.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев