Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Галимнәр: Җирдә температураның күтәрелүе җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин

Бу турыда берничә илдән климатологлар төркеме белдерә.

Җирдә температураның күтәрелүе безнең планетада җитди климатик нәтиҗәләргә китерәчәк. Бу турыда берничә илдән климатологлар төркеме белдерә. «Российская газета» шул хакта яза.

Nature Communications журналы өчен язган мәкаләдә алар Җир климаты өчен төп дүрт табигый системаны: Атлантик агымнарны, Амазонканың тропик урманнарын һәм Арктика белән Антарктиканың бозлыкларын тикшерүләрен язган. Һәм, алар фикеренчә, әгәр бер өлеше генә бозылса да, бу «домино эффекты» китереп чыгарачак һәм планетада климатны «сындырачак». Алар хәтта вакыйгаларның мондый үсеше ихтималының процентын атады, ул — 45 процент.

Ләкин, тикшеренүчеләр раслаганча, «1,5 градус бусаганы узганнан соң, Җирдә уртача температура һәр 0,1 градуска күтәрелгәндә куркыныч артачак».

Галимнәр сүзләренчә, алар алган нәтиҗәләр агымдагы 10 елда атмосферага начар матдәләрнең чыгарылуының катгый кимүе «глобаль куркынычсызлык өчен хәлиткеч әһәмияткә ия» икәнен исбатлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев