Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Гөлләр алиһәсе

Флорист Диана Миңнемөхәммәтова да үз эшеннән тәм табып яши.

— Ике ел ярым элек мин сабын розаларыннан һәм ясалма чәчәкләрдән композицияләр ясау белән кызыксына башладым. Алга таба чын чәчәкләр белән шөгыльләнергә теләвемне аңладым. Ирем, ни дәрәҗәдә бу шөгыль белән мавыгуымны күреп, чәчәк студиясен ачарга тәкъдим итте. Озак уйлап тормастан, мин риза булдым һәм без бу фикерне тормышка ашыра башладык. 2020 елның 14 февралендә, Гашыйклар көнендә, үз студиябезне ачтык. Югары икътисади белемне үзләштергәндә, мин офис эшенә түгел, нәкъ менә иҗатка тартылырмын дип уйламадым да, — ди Диана.

Эшләгәндә, ул әйләнә—тирәдән илһам ала. Иртән уянгач та, тәрәзәгә күз салуга, чәчәк бәйләменең күренешен, төсләрен кузаллый башлый. «Кайвакыт төрле төсләргә тулы суыткычка карау да җитә. Бигрәк тә хәзер яз исе килә, тизрәк гүзәл лалә, гиацинт һәм хуш исле мимоза чәчәкләреннән бәйләмнәр җыясы килә», — ди ул.

Флористика белән мавыгучы кешеләр шактый, тик ныклап ул өлкәгә кереп китәргә куркучылар да бар. Әгәр дә сез чынлап та бу эшкә мөкиббән икән, куркуны читкә куеп, уңышсызлыкларга бирешмичә, эш итәргә кирәк. Тырышсаң, үз көчең белән зур уңышларга ирешергә була. Диана Миңнемөхәммәтова шулай фикерли. Ә инде флористика бер урында тормый, трендлары даими үзгәреп тора, шуңа да ул төрле тәҗрибәле флористларның кичәләренә йөрергә киңәш итә.

Флорист эше иҗат, һөнәри осталык һәм талант күрсәтүне таләп итә. Шулай ук чын күңелдән эшләү, күтәренке кәеф булу да бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев