Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Гүзәллек алиһәсе - кондитер

Кондитер остасы Гөлназ Әхмәтвәлиева өчен яраткан эш — тәмле ризык әзерләү.

Гаиләдә алар бер малай, бер кыз үстерәләр.

Гөлназ кечкенәдән үк аш-су дөньясына гашыйк. Ризык әзерләгәндә, һәрвакыт әнисенә булышкан. Урта мәктәпне бетергәч тә, пешекче һөнәрен үзләштерер өчен, Казан училищесына укырга кергән.

— Пешекче булу теләгем зур булгангадыр, уку еллары сизелми дә узып китте. Укуымны тәмамлагач, пешекче булып эшкә урнаштым. Инде 10 ел яраткан эшемнән аерылганым юк. Декрет ялында интернет челтәрен карап утырганда, нинди генә камыр ризыклары күзгә чалынмый иде. Шуларны карый-карый, мин дә кызыгып, тортлар ясарга хыялландым. Бераздан, батырлыгымны җыеп, бу эшкә ныклап тотындым. Шул нисбәттән, Казан шәһәренә барып укып, белемемне үстереп кайттым. Биредә берсеннән-берсе матур, күз явын алырдай тортлар, капкейклар пешерергә өйрәндем дә. Бүген үз эшемне яратып башкарам. Минемчә, яраткан эш — ул менә дигән җан азыгы. Хезмәтемнең нәтиҗәләрен һәрдаим Инстаграм битендә күрсәтеп барам, — ди Гөлназ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев