«Хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итегез!»
Бу көннәрдә «Яңа йорт» социаль сыену приютында 8 мартны бәйрәм итү чаралары үткәрелә.
Декада иң кечкенәләр группасында "Әнинең ярдәмчеләре" уен программасы һәм "Әниемнең һөнәре" күргәзмәсе белән башланып китте.
"Хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итегез" акциясе иң көтелгән чараларның берсе. Акция барышында приютта тәрбияләнүчеләр үз куллары белән ясаган чәчәкләрне шәһәребезнең гүзәл затларына бүләк итә.
Приют попечительләре дә бу көнне игътибарсыз калмаячак - алар өчен балалар котлау кәгазьләре һәм афишалар әзерләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев