Хезмәтләрен хөрмәтләп
Татарстан Республикасы Президентының 2011 ел, 19 декабрьдәге Указы нигезендә, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре һәм ирешкән уңышлары өчен, Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирүче "Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы" дәүләт автоном белем учреждениесе директоры Әлфирә Гыйльмулла кызы Әкбәровага "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
Татарстан Республикасы Президентының 2011 ел, 19 декабрьдәге Указы нигезендә, халык сәламәтлеге сагында күрсәткән хезмәтләре һәм ирешкән уңышлары өчен, "Алстом" стоматология поликлиникасы" ябык акционерлык җәмгыяте баш табибы Раил Әхмәтгали улы Латыйповка "Татарстан Республикасының атказанган табибы" дигән мактаулы исем бирелде.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре һәм ирешкән уңышлары өчен, "Башак" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы директоры Павел Сергеевич Талапинга "Россия агропромышленность комплексының мактаулы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев