Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Иң яхшы туклану

Алабуга районы күп балалы гаилә балаларын кайнар аш белән ташламалы тәэмин итү буенча иң яхшы 10 район исемлегенә кергән.

Гыйнварда Татарстан Президенты кушуы буенча, Роспотребнадзор һәм республика прокуратурасы белән берлектә, Мәгариф министрлыгы мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә туклануны оештыруның мониторингын үткәргән иде.

Бездә балаларны кайнар аш белән тәэмин итү ике төрле: беренче тәнәфестә теләгән бала 6,80 сумга туклана, андый укучылар саны - 2 мең; 2, 3, 4, 5нче тәнәфесләрдә бушлай тукланучылар баланслы иртәнге аш белән тәэмин ителә. Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов сөйләвенә караганда, дүрт һәм аннан да артык балалы гаиләләрдән укучы балалар (435 кеше), гаиләдә җан башына яшәү минимумы буенча аз керем туры килгән гаилә балалары (684 кеше), дәвалануда булган туберкулез йогышлы балалар, Алабуга балалар йортында тәрбияләнүчеләр түләүсез иртәнге аш белән тәэмин ителә.

Җирле бюджеттан моның өчен былтыр 10 миллион 290 сум бүленгән булса, быел - 11 миллион 192 мең сум бүлеп бирелгән. Район буенча1119 укучы бушлай туклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев