“Җиңү язы” Алабугада
Безнең шәһәрдә “Җиңү язы” хор музыкасының III төбәк фестивале үтте.
Бу көнне Мәдәният сараенда Татарстаннан һәм Башкортостаннан 11 ветеран коллективы җыелды.
− Төркемебез яшь, кинәт барлыкка килде. Бервакыт клубка килгәч, миннән берничә пенсионер ансамбль оештырырга булышуымны сорады. Хәзер безнең үзенчәлекле репертуарыбыз бар, рәхәтләнеп җырлыйбыз. Халык ансамбле исемен алырга әзерләнәбез, − диде Туймазы районының “Русская песня” ансамбле җитәкчесе Валентина Парфенова.
Коллективлар жюри хөкеменә икешәр композиция әзерләгән: сугыш чоры җыры һәм туган як турында көй. Фестивальдә Менделеевскидан хезмәт ветераннарының халык хоры һәм Балык Бистәсеннән “Калинушка” ансамбле җиңде. Алабуганың “Красная квоздика” ветераннар халык хоры – 2нче дәрәҗәдәге лауреат булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев