Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ял көннәрендә Татарстанда 27 градус эссе көтелә

Татарстанда әбиләр чуагы дәвам итә.

Татарстанда ял көннәрендә сентябрь өчен аномаль эссе һава торышы көтелә

Термометр баганалары 27 градуска кадәр җылылык күрсәтәчәк.

Татарстанда әбиләр чуагы дәвам итә. Мондый җылы илнең Европа территориясенең күпчелек өлешендә урнашкан киң антициклон йогынтысы белән аңлатыла, дип хәбәр итә ТР Гидрометеоүзәге.

Алдагы көннәрдә шулай ук җылы һәм коры һава торышы фаразлана. Антициклон температура фонын климат нормасыннан 7-9 градуска арттыруны тәэмин итәчәк. 

Ял көннәрендә температура рекордлы саннарга якынлашачак. Якшәмбе, 24 сентябрьдә, 27 градус җылы булуы көтелә.

Дүшәмбе, 25 сентябрьдә, 26 градус җылылык фаразлана. Ә сишәмбе, 26 сентябрьдә, бераз яңгыр явуы ихтимал, көндез һава температурасы 24 градус җылы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев