Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ял көннәрендә Татарстанда −7 градус салкын булачак

Атна ахырына һава температурасының сизелерлек төшүе күзәтелә.

Ялларда Татарстанда явым-төшемсез, антициклонлы һава торышы көтелә, температура фоны төшү дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразлый.

Төнлә һава температурасы 0..-7 градуска кадәр төшәчәк. Синоптиклар әйтүенчә, көндез һава +1..+7 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында төньяк циклонның атмосфера фронтлары республикага тагын яңгыр китерәчәк. Шул ук вакытта һава температурасы +2..+7 градустан югары күтәрелмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев