Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ял көннәрендә Татарстанда бераз салкынайтачак

Кайбер урыннарда кыска вакытлы бураннар булуы фаразлана.

Ял көннәрендә Татарстанда бераз салкынайтачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Шимбә көнне, 18 мартта, Республика аша атмосфера фронты узачак. Төнлә бөтен җирдә һәм көндез төбәкнең көнчыгышында гына явым-төшем булырга мөмкин. Кайбер урыннарда кыска вакытлы бураннар булуы фаразлана.

Төнлә һава температурасы −4дән +1 градуска кадәр, көндез −1дән +3кә кадәр тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык булачак, — дип кисәтә синоптиклар.

Якшәмбе, 19 мартта, антициклон аркасында Татарстан территориясендә явым-төшем бик аз булачак. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары −6, −11 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава яңадан −1, +3 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, дүшәмбе, 20 мартта, явым-төшем аз булачак. Һава температурасы төнлә −3...-8 градуска кадәр һәм көндез +1...+6 градуска кадәр җылы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев