Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ялларда Татарстанда 22 градуска кадәр суыта

Бераз кар һәм буран көтелә.

Ялларда Татарстанда температураның шактый түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Шимбә көнне һава торышына йогынты ясаган циклон төньяк-көнчыгышка китә һәм төбәк аның тыл өлешендә кала. Бераз кар һәм буран көтелә. Шулай ук салкын һава килүе һәм температураның түбәнәюе фаразлана. Төнлә һәм иртән һава температурасы −13..-8 градус, аязган вакытта −17 градус, ә көндез −11..-6 градус тәшкил итәчәк.

15 декабрьдә төнлә һәм иртән аяз һава торышы һәм алга таба температура фонының −18..-17 градуска, урыны белән −22 градуска кадәр түбәнәюе көтелә. Аерым районнарда бераз кар яварга мөмкин. Аннары көндез көнбатыш районнарга атмосфера фронты якынлаша, ул бераз кар алып киләчәк. Һава температурасы −14..-9 градус тәшкил итәчәк.

Яңа атна циклон йогынтысында башланыр дип көтелә. Кар һәм җепшек кар ява. Дүшәмбе төнендә, 16 декабрьдә, һава температурасы −14..-9 градус, алдагы көнне −10..-5 градус, көндез −7..-2 градус тәшкил итәр дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев