Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яңа уку елында алабуга укучыларын нинди үзгәрешләр көтә?

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе алдыннан Алабуга районы мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алена Балобанова узган уку елы нәтиҗәләре һәм мәктәп программасындагы үзгәрешләр турында сөйләде.

Юнәлеш
Безнең районда инженер-техник белем бирү мөһим юнәлешкә әверелде. Монда яшь кадрлар, квалификацияле белгечләр таләп ителә торган «Алабуга» махсус икътисадый зонасының якынлыгы да үз ролен уйнады.
Узган уку елында Алабугада «ПрофХимТех» проекты кысаларында профильле белем бирү өчен 10нчы күппрофильле лицейда һәм 8нче мәктәптә ике сыйныф ачылды. Инженер-технологик лицей «Инженерная республика» проектына эләкте. Биредә унынчы сыйныф укучылары өчен — «Энергокласс», ә беренче сыйныф укучылары өчен инженер сыйныфы ачылды.
Гаилә елы эгидасы астында патриотизм һәм гаилә кыйммәтләрен тәрбияләүгә юнәлдерелгән күп кенә чаралар уздырылды.

Йөз балл — башкалага билет

Алабуганың биш чыгарылыш сыйныф укучысы БДИда йөз балл җыйган. Өстәвенә, икенче предмет буенча өч йөз баллчы 98 балл җыйган, күрәсең, бераз уңыш җитмәгән. Искәртеп үтәм, узган ел нибары ике укучы гына имтиханнарны йөз баллга биргән иде.

Районда 80нән артык балл җыйган укучылар саны да артты. Алабуга укучылары физика һәм математикадан югары баллар алдылар.

Минемчә, БДИ — мөһим күрсәткеч. Ул бит безнең балаларга илнең теләсә кайсы югары уку йортына укырга керү мөмкинлеге бирә. Әйтик, быел йөз балл җыючы Алабуга укучылары башкаланың иң абруйлы югары уку йортларына өстенлек биргәннәр.

Йөз баллы укучыларны әзерләгән мәктәпләр башлык грантын алачак. 8нче мәктәпкә, 4нче гимназиягә, инженер-технологик лицейга 500әр мең сум биреләчәк. 1 нче гимназия — Милли белем бирү үзәге ике йөз баллы укучы әзерләгән, шуңа күрә миллион сум алачак.

Олимпиадалар

Узган уку елында олимпиада нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр яхшырды. Республика олимпиадаларында 85 җиңүчебез бар, былтыр алар 59 гына иде.
Соңгы өч елда беренче тапкыр Бөтенроссия укучылар олимпиадасында уңышыбыз бар: 1нче гимназиянең унберенче сыйныф укучысы Әмирхан Йосыпов география буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасы призеры булды.

Конкурслар һәм грантлар

Узган ел районның мәктәпкәчә учреждениеләренә республика һәм муниципаль грантлар бирелде. «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» исемен «Йолдызлык» 40нчы балалар бакчасы алды. 26нчы балалар бакчасы универсаль спорт мәйданчыгы урнаштыру өчен ике миллион сумлык «Татнефть» грантын отты. 

8нче мәктәпнең математика укытучысы Альбина Мәрданшина «Педагогик дебют» номинациясендә Татарстанның иң яхшы укытучылары бишлегенә керде һәм «Классная тема» проекты финалында республиканың бердәнбер вәкиле булды. Альбина Руслановна катнашында экранда теле-тапшыру көтәбез.
Иң яхшы мәктәп китапханәсен билгеләүче республика конкурсында «Иң яхшы авыл китапханәсе» дип Костенеев мәктәбе китапханәсе танылды, анда Евгения Минһаҗетдинова эшли. «Китапханә мөдире» номинациясендә «Адымнар» полилингваль комплексыннан Лира Ибраһимова җиңүче булды.

Яңа мобиль укытучы

Безнең районда укытучыларның уртача яше — 46 яшь. Быел Алабуга районы мәктәпләренә 11 яшь педагог киләчәк.

«Безнең яңа укытучыбыз» муниципаль проекты буенча КФУның Алабуга институты көллиятендә 12 студент укый. Проектта катнашучылар муниципалитет акчалары хисабына башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеген үзләштерәләр. Диплом алганнан соң алар мәктәптә үз юнәлешләре буенча биш ел эшләргә тиеш. Быел укуга тагын биш сертификат тапшырачакбыз.

Педагогик кадрлар җитмәү проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән тагын бер муниципаль проект — «Мобиль укытучы». Конкурста үзе яшәгән урыннан ерак урнашкан авыл мәктәбенә эшкә барырга әзер укытучылар катнаша. Җиңүчегә яңа Лада Гранта автомобиле бирелә. Машинадан өч ел файдаланырга мөмкин, ә алга таба — проектта катнашуны озайтырга кирәк була.

2021 елдан Алабуга районында инде дүрт «Мобиль укытучы» эшли: алар Хлыстово, Костенеево, Олы Шурнәк, Лекарево, Куклюк авыллары мәктәпләренә дәресләр алып барырга киләләр. Быелгы конкурста җиңүчене август киңәшмәсендә әйтәчәкләр — сәхнәдә аңа машина ачкычы тапшырачаклар.

Яңача укыту

1 сентябрьдән мәктәп расписаниесендә Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре дип исемләнгән яңа фән барлыкка киләчәк. ОБЖ дәресләренә башлангыч хәрби әзерлек өстәләчәк.

Гаилә елында өлкән сыйныф укучылары өчен тагын бер яңа дисциплина — Гаилә белеме кертелә. Предмет «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресләре яки сыйныфтан тыш эш кысаларында алып барылачак. Укучыларга никах, гаилә кыйммәтләре, күп балалылык, социаль ярдәм чаралары һәм гаилә бюджетын төзү турында сөйләячәкләр.

Хезмәт дәресләре программасы да үзгәрә. Гамәли өлештән тыш урта звенода модельләштерү, прототиплаштыру, макетлаштыру керәчәк. Шулай ук балалар тагын өч өстәмә модуль сайлый алачак: автоматлаштырылган системалар, терлекчелек яки үсемлекчелек.

Телефон куллану тыелачак

Уку процессы вакытында мобиль телефоннарны куллануны тыю быелдан закон дәрәҗәсендә кертелә. Дәресләр вакытында телефоннар махсус тартмаларда сакланачак. Тәнәфестә яки ашыгыч хәлләрдә балалар әти-әниләренә шалтырата алачак. 

Мондый практика узган елларда Алабуганың кайбер мәктәпләрендә кертелгән иде инде. Хәзер закон барлык уку йортларына да кагылачак.

Мәктәп диварларында

Яңа уку елына муниципалитет акчасына Алабуганың укучылар саны буенча иң зур мәктәбе — 10нчы күп профильле лицей ремонтланачак. Анда фасадны яңарту, тәрәзәләрне алыштыру, түбәсен ремонтлау кебек эшләр башкарыла. Реконструкциягә 94 миллион сумга якын акча тотылган. 

Моннан тыш, 10нчы лицейда «Татнефть» гранты буенча информатика кабинеты җиһазландырылачак. Олы Шүрнәк мәктәбендә «Үсеш ноктасы» фәнни һәм технологик юнәлешле яңа үзәк ачылачак. 

Республика бюджеты хисабына Куклюк һәм 1нче гимназия мәктәпләренең ашханәләренә капиталь ремонт ясалган. 2нче мәктәпнең спорт залы тулысынча ремонтланган.

Леонид Барышев ярдәме белән 6нчы мәктәптә физика кабинеты җиһазландырылган, ә Вадим Махеев ярдәме белән 3 нче мәктәпнең спорт залы ремонтланган.

29 нчы балалар бакчасында җирле бюджет хисабына түбә алыштырылган.

Хезмәттәшлек

Узган уку елында мәктәпләр һәм балалар бакчалары КФУның Алабуга институты белән берлектә хезмәт итүне дәвам иттеләр. Безнең уртак белем бирү проектларыбыз күп, алар үз нәтиҗәләрен бирә. Югары уку йорты педагогларның квалификациясен күтәрүгә зур өлеш кертә. Ә «Университет» мәктәбе үзенең стратегиясе һәм проектлары белән районның уку йортлары арасында флагманнарның берсенә әверелде.

Бурычлар

Яңа уку елында мәктәп коллективлары алдында белем бирүнең сыйфатын күтәрү, шул исәптән БДИ буенча югары баллы чыгарылыш сыйныф укучылары санын арттыру бурычы тора. Укучыларның белемнәрен объектив бәяләүгә һәм тугызынчы сыйныф укучыларын имтиханга әзерләүгә аерым басым ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев