Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яңа уку елында мәктәп каникулларының вакыты билгеле булды

Мәктәп администрациясе үзенең датасын билгели ала.

Шулай итеп мәктәп балалары көзге каникулга 29 октябрьдән чыгып, 6 ноябрьгә кадәр ял итәчәк. Кышкысы — 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр һәм язгы каникул — 8 апрельдән 16 апрельгә кадәр, дип яза Татар-информ.

Моннан тыш, мәктәп администрациясе ял вакытын үзе хәл итәргә хокуклы.

Көзге каникул вакытына 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәме — Халыклар бердәмлеге көне туры килә. Шулай итеп, россиялеләр өч көн рәттән — 4-6 ноябрьдә ял итәчәк.

Кышкы каникул Россиядә яңа ел бәйрәмнәре белән тулысынча туры килә һәм тугыз көн дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев