Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яшь гаиләләргә 5 процентлы ставка белән ипотека бирергә тәкъдим иттеләр

Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Хәзер яшь гаиләләр торакны еш кына бюджет ярдәменнән башка сатып ала алмый. Бу хакта «Российская газета» депутатлар — закон проекты авторларына сылтама белән хәбәр итә. Бу категория гражданнарының җыелган акчасы юк, әмма тотрыклы, арта торган кереме бар, шулай ук алар шактый озак вакыт хезмәткә сәләтле яшьтә була, дип яза «Татар-информ».

«Шуңа бәйле рәвештә, закон проекты белән яшь гаиләләргә ярдәм итүнең өстәмә чараларын билгеләргә — ташламалы ставка (5 процентка кадәр) белән кредит бирергә тәкъдим ителә. Ә күп балалы яшь гаиләгә 25 елга кадәр түләү срогы белән торак сатып алуга яки төзүгә процентсыз займ бирергә», диелгән хәбәрдә.

Яшь гаиләгә 35 яшьтән өлкәнрәк булмаган, бер балигъ булмаган баласы булган ир белән хатынны, ә өч һәм аннан да күбрәк балалыларны (шуларның иң кечесе әле балигъ булмаган) күп балалы гаиләгә кертергә тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев