Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Июнь аенда Россия эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән булган ил булды

Икенче урында Япония.

Июнь нәтиҗәләре буенча Россия дөньяның зур икътисадлы башка дәүләтләре белән чагыштырганда, эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән булган ил булды. Росстат исәпләүләре буенча, Россиядә бу дәрәҗә 2,4 процентка җиткән. Өстәвенә, бер ай эчендә әлеге күрсәткеч 0,2 процентка кимегән, дип яза «Татар-информ» РИА «Новости» га сылтама белән.

Чагыштыру өчен «Зур егермелек» илләрен китергәннәр. Икенче урында Япония, монда бу күрсәткеч 2,5 процент. Өченче урында Мексика — 2,8 процент, дүртенчедә Көньяк Корея (2,8 процент).

Май ае белән чагыштырганда, Япониядә эшсезлек 0,2 процентка арткан, ә Көньяк Кореядә инде дүртенче ай рәттән үзгәрешсез калган.

G20нең башка илләрендә эшсезлек дәрәҗәсе 3 проценттан артыграк. Иң югары күрсәткеч Көньяк Африкада — 30 процент.

Калган дәүләтләрдә вазгыять «йомшаграк»: Испаниядә — 12,29 процент, Һиндстанда — 9,2 процент, Италиядә — 7 процент, Бразилиядә — 6,9 процент, Канадада — 6,4 процент, Германиядә — процент.

Кайбер илләрдә эшсезлек 4 проценттан югарырак булган. Алар арасында АКШ һәм Австралия бар (икесендә дә бу күрсәткеч — 4,1 процент).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев