Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Илдар Гыйльметдинов: Конституциягә төзәтмәләр – традицияләрне, мәдәниятне һәм телне саклау

Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты илнең Төп законына үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты.

РФ Конституциясенә төзәтмәләрнең һәр блогы россиялеләр өчен мөһим булган яңалыкларга кагыла: гражданнарның социаль хокукларын яклау, дәүләт идарәсен камилләштерү. Бүген тавыш бирүдә катнашкан РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов шундый фикер белдерде.
«Төзәтмәләр минималь хезмәт хакы яшәү минимумыннан түбән була алмый дигән позицияне беркетә — бу бик мөһим норма. Алар (төзәтмәләр) күпмилләтле халыкларның традицияләрен, мәдәниятен, шул исәптән телне саклауны гарантияли», — диде Илдар Гыйльметдинов.
Парламентарий билгеләп үткәнчә, Конституциянең барлык нигезләмәләрен гамәлгә ашыру өчен тиешле федераль закон һәм башка норматив актлар кабул итәргә кирәк булачак. 
«Төзәтмәләр кабул ителгән очракта, без Конституциянең яңа нормаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән 50гә якын Федераль законны карарга әзер булачакбыз. Бу — декларатив нормалар гына түгел», — дип ассызыклады депутат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев