Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Инстаграм кулланучыларын «Игра в татара» уенында катнашырга чакыралар

Финалга чыгучылар арасында ноутбук-трансформер уйнатылачак. 

Инстаграм социаль челтәрендә «Игра в татара» аккаунты ачылды. Аны гамәлгә куючы социаль челтәр кулланучыларын уенга кушылырга чакыра. Төп бүләк ноутбук-трансформер булачак.

«Минем шәһәрдә һәрвакыт татарлар аз булды, әмма бу турыда уйлаганым юк иде. Балачакта без уйнадык, шаярдык, кайсы милләттән булуыбыз зур мәгънәгә ия түгел иде. Әмма әни «Без — бөек халык һәм дөньяда без бик күп», дип әйтә иде. Безнең үз телебез, традицияләр, мәдәниятебез һәм милләтебез бар. Шул вакыттан бирле дөньяда күпме татар яшәвен белү хыялы туды», дип язган уен концепциясенең авторы.

Инициативага кушылу өчен алты биремне үтәргә һәм һәрберсеннән соң @igra_v_tatara аккаунтын билгеләргә һәм #ИгравТатара хэштегын куярга, шулай ук уен вакытында үз аккаунтыгызны ачарга кирәк, дип яза Татар-информ.

Беренче бирем чыкты инде. Уенда теләге булган һәр кеше катнаша ала, яше һәм кайда яшәве мөһим түгел. Барлык биремнәрне үтәүчеләр финалга чыгачак һәм алар арасында ноутбук-трансформер уйнатылачак.

Уен аккаунты https://www.instagram.com/igra_v_tatara/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев