Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясе 26 апрельдә узачак

«Җиңү диктанты» акциясенә теләгән һәркем яшенә карамастан катнаша ала.

«Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясе 26 апрельдә узачак, акция алтынчы тапкыр узачак, дип хәбәр итә Россия хәрби-тарихи җәмгыяте. Бөек Ватан сугышы тарихын белү буенча тест бөтен Россия һәм чит илләрдә була. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Быел диктант биремнәре Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгына, язучы-фронтовикларның юбилеена, шулай ук башка юбилей даталарына багышлана.

«Җиңү диктанты» акциясенә теләгән һәркем яшенә карамастан катнаша ала.

Диктант мәйданчыклары Россиянең барлык 89 төбәгендә, шулай ук 50 чит илдә ачылачак. Диктант сораулары инглиз, француз, гарәп, кытай һәм испан телләренә тәрҗемә ителә. Мәскәүдә акциянең үзәк мәйданчыгы гадәттәгечә Поклонная тавында урнашкан Җиңү музее була. Диктантка әзерләнү өчен оештыручылар сигез федераль округта ачык лектория планлаштырган. Моннан тыш, мультимедиа күргәзмәләре һәм цифрлы экскурсияләр эшләячәк, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев