Инвалидлар өчен юристлар
Алабугада Юридик консультацион үзәк ачылды.
Ул "Сопротивление" хокук саклау оешмасы гранты кысаларында, "Закал" Региональ инвалидлар җәмгыяви оешмасы проекты буенча ачылган. Үзәк инвалид-балаларга һәм аларның әти-әниләренә заман җәмгыятендә тигез хокук һәм мөмкинлекләр яуларга ярдәм итәчәк.
Алабугада сәламәтлеге чикле булган 4500гә якын кеше яши. Алар да бөтен кешеләр кебек үк укырга, эшләргә һәм тормыштан ямь табып яшәргә хаклы. Ә моның өчен һәр кеше үзенең хокукларын белергә һәм алардан кирәк вакытта файдалана алырга тиеш. Әлеге үзәккә Төзүчеләр урамы, 27нче йорт адресы буенча яки 3-34-70 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев