Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Йөз яшьлек ветеран Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирде

Лидия Ильинична Горбунова сайлау участогына килеп тавыш бирде.

100 яшен тутырган ветеран сайлауларга бәйрәмгә барган кебек әзерләнде: иң матур күлмәген киде, чәчләрен матур итеп җыйды, бизәнгеч әйберләрен дә онытмады. 

— Сайлаулар минем өчен һәрвакыт бәйрәм! Бүген һава торышы искиткеч һәм кәеф тә бик яхшы, — ди Лидия Ильинична.

3нче мәктәптә урнашкан сайлау участогында озын гомерле ветеранны бәйрәмчә каршы алдылар, сайлау бюллетене алу урынына озатып куйдылар.

Тавыш биргәч, Лидия Ильинична сайлауларның һәр россияле тормышында мөһим адым булуын билгеләп үтте.

— Россиянең зур гаиләсендә президент булу бик мөһим. сайлауларны беркайчан да калдырганым юк. Еш кына үзем беренче тапкыр тавыш биргән сайлауларны искә төшерәм: мәктәптә музыка яңгырый, тавыш бирү кабинкаларын коверлар белән бизәгәннәр иде, — дип искә төшерә Лидия Ильинична. 

Шулай ук ветеран сайлауларга барыргамы-юкмы дип шикләнүчеләргә мөрәҗәгать итте:

— Тавыш бирүгә бармый калып була димени? Безгә бит монда яшисе, кемгәдер укыйсы, Ватанын сакларга армиягә барасы. Безнең зур гаиләбез белән бергә булган, үзебез сайлаган кеше булырга тиеш, — ди Лидия Ильинична.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев