Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Иртәгә Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә

Урыны белән кар көртләре хасил булуы ихтимал.

Иртәгә, 28 мартта, Татарстанда һәм Казанда янә һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Аерым алганда, республика территориясендә кар һәм җепшек кар явачак, төнлә урыны белән көчле кар көтелә. Тәүлегенә 3-10 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк.

Кайбер урыннарда буран чыгуы ихтимал. Явым-төшем һәм буран вакытында күз күременең 1000 метрга кадәр начараюы көтелә.

Төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Төнлә җилнең тизлеге урыны белән секундына — 17-22 метрга, көндез 15-18 метрга кадәр (ТР башкаласында көндез дә, төнлә дә секундына 15-18 метрга кадәр) җитәчәк.

Юлларда көчле бозлавык һәм кар боткасы барлыкка киләчәк. Урыны белән кар көртләре хасил булуы ихтимал.

Бүген Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм кар ява. Өч көн эчендә республикада айлык норманың 30-100 проценты кадәр явым-төшем күзәтелергә мөмкин. Казанда 27 мартка каршы төндә айлык норманың өчтән бере кадәр диярлек явым-төшем күзәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев