Иртәгә Алабугада көчле җил булырга мөмкин
Көндез һава температурасы 1-4 градус җылы булачак.
Татарстан синоптиклары хәбәр итүенчә, 12 октябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кайсыбер урыннарда кар явачак. Юлларда көчле бозлавык булуы ихтимал. Шуңа күрә ЮХИДИ идарәсе машина хуҗаларын юлларда сак булырга чакыра.
13 октябрьдә исә һава торышы татарстанлыларны җил-давыл белән сынарга мөмкин. Көндез һава температурасы 1-4 градус җылы булачак. Аның каравы, төннәрен салкын. Юлларда бозлавык сакланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев