Исерек алабугалы транспорт чарасы белән машина йөртү хокукы булмаган килеш идарә иткән
2 апрельдә 1 сәгать 55 минутта Алабугада юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре исерек шоферны тоткарлаган.
“37 яшьлек ир-ат исерек хәлдә Тукай урамындагы 38нче йорт янында ВАЗ 11183 автомобилендә йөрде. Транспорт чарасы белән ул машина йөртү хокукы булмаган килеш идарә итте, – дип хәбәр иттеләр Алабуга районы ЮХИДИ бүлегендә. Хәзер хокук бозучы законның бөтен катгыйлыгы буенча җавап бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев