IT-технологияләр табигатьне пычратучы предприятиеләрне табарга ярдәм итәчәк
Пычрану чыганагын эзләү моделен Татарстан онлайн-хакатонында катнашучылар булдырды.
Татарстанның Digital Superhero онлайн-хакатонында катнашучылар эшләп чыгарган мондый модель дәүләткә экология өлкәсендә хокук бозучы заводлар белән нәтиҗәле көрәшергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта InnoSTage компанияләр төркеме генераль директоры Айдар Гозәеров сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
«Хакатон кысаларында Экология министрлыгы, ЮХИДИ ДБУ куйган реаль бурычлар хәл ителде. Бу безнең хакатонның уникальлеге, бурычлар «һавадан» алынмый, — дип билгеләп үтте Гозәеров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев