Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Юрист «акыллы» электр счетчигы куймаган өчен штрафлар турында аңлатты

Күпфатирлы йортларда «акыллы» электр счетчигы булмаган өчен штрафлар мораторие 2024 елның 1 гыйнварында гамәлдән чыга.

 «Яковлев һәм партнерлар» юридик төркеменең торак-коммуналь хуҗалык һәм милек белән идарә итү өлкәсендәге бәхәсләргә хокукый бәя бирү юнәлеше җитәкчесе Сергей Сергеев Яңа елда кем һәм ни өчен түләячәге турында сөйләде. РИА Новости шул хакта яза, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Ул искәрткәнчә, мораторий гамәлдән чыккан очракта, закон буенча штрафлар тәэмин итүчеләргә һәм электр челтәре оешмаларына салыначак.

«Теориядә штраф чараларының кулланучыларга турыдан-туры йогынтысы каралмаган», — дип белдерә белгеч. Әмма компанияләр һәм электр челтәре оешмалары тарифларны арттырып, штрафны кулланучыларга күчеререп куярга мөмкин.

Шул ук вакытта мораторийны озайтулары да мөмкин. Карар индустриянең яңа исәп-хисап системасына, икътисадтагы вазгыятькә һәм инфляция трендларына күчүгә әзерлегенә бәйле булачак. Штраф салу механизмы да ахырга кадәр да эшләнмәгән, дип өстәде Сергеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев