Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Кара елан үзе һөҗүм итми»: берничә алабугалыны елан чаккан

Экспертлар еланга юлыкмау ысуллары һәм алар чакканнан соң нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләде.

Бу атнада Алабуга районында агулы елан чагуның бишенче очрагы теркәлде. Экспертлар еланга юлыкмау ысуллары һәм алар чакканнан соң нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләде.

9 июньдә Лубян авылында яшәүче 47 яшьлек кешенең сул кул бармагын елан чага. Ярдәм күрсәтү һәм күзәтү өчен аны реанимациягә салганнар.
Бу Алабуга районында елан тешләүнең быел бишенче очрагы. Апрельдән июньгә кадәр агулы сөйрәлүчеләрдән Морт һәм Иске Куклюк авылы кешеләре, шул исәптән бер бала зыян күргән.

Мортта яшәүче 61 яшьлек хатын-кыз плотина янында җир җиләге җыйганда еланга тап була. Елан хатын-кызның уң кул бармагын тешли. Хәзер ханым Чаллыдагы БСМПда дәвалана.

Елан чакканнан соң БСМПда дәваланучы тагын бер пациентка безнең хәбәрчегә үзе белән булган вакыйга турында сөйләде. Айгөл К. Алабуга институтын тәмамлаган, хәзер Чаллыда яши:

— Ирем белән өч ел инде Тукай районы күлендә ял итәбез. Быел ике тапкыр барып кайттык, төнгә дә калдык һәм янәшәдә шундый куркыныч бардыр дип башыбызга да китермәдек. Шимбә көнне елга буенда мине елан чакты. Үзен күрмәдем, ләкин аякта кисәк авырту тойдым. Аяк киемен салып карагач, кечкенә генә канлы яра күрдем. Артык нык авыртмады, умарта корты яки шөпшә чаккандыр дип уйладым. Соңрак чаккан урын шешә һәм авырта башлады. Өйдә калтырата башлады, укшытты. Икенче көнне иртән шеш тезгә кадәр күтәрелде, аягым йөрмәде. Ашыгыч ярдәм чакырырга туры килде. Мине хастаханәгә җибәрделәр, «елан чаккан» дигән диагноз куйдылар. Менә инде сигезенче көн дәваланам, шеш акрынлап кими, ләкин йөрергә ярамый әле.

Табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен үзәк район хастаханәсе табиб-эпидемиологы Анна Конева билгеләде:

— Зыян күрүчене шунда ук яткырырга, аяк-кулларның хәрәкәтсез торуын тәэмин итәргә, бу — агуның таралуын киметү өчен кирәк. Аяк-кулларны беркеткәннән соң, шеш артмасын һәм тән тукымалары кысылмасын өчен сәгать һәм башка бизәнү әйберләрен салдыру мөһим. Кандагы токсиннар концентрациясе азрак булсын өчен, күбрәк су эчәргә киңәш ителә. Аллергия даруы эчәргә була.

Агуны суырырга, кисәргә, тарттырып куярга, ут белән яндырып алырга ярамый. Бу — елан чаккан кешегә зыян гына китерәчәк. Аны кичекмәстән үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә алып барырга яки ашыгыч ярдәм машинасын чакырырга кирәк. Чөнки нәтиҗәләр җитди булырга мөмкин: тукыма некрозынан алып анафилактик шокка кадәр.

Табиблар агуга каршы сыворотка кертеп, тиешле чаралар күрәчәк, дип аңлатты табиб.

Узган ел җылы сезонда районда елан чагуның ике очрагы гына теркәлгән. Еланнарның быел күп һәм актив булуы нәрсәгә бәйле, агулыны агусыз еланнан ничек аерып була — бу турыда КФУның Алабуга институты доценты, биология фәннәре кандидаты Вячеслав Леонтьев сөйләде.

— Быел җәй иртәрәк башланды, көннәр эссе тора. Кешеләр табигатьтә ешрак чыга һәм куркыныч турында уйламыйлар, саксызлык күрсәтәләр. Еланнар да җылы һава торышын яраталар, ә эсседә алар аеруча актив.

Агулы кара еланны тану җиңел: өлкәннәре — кара, бәрхетсыман, башлары өчпочмак формасында. Кара елан беркайчан да беренче булып һөҗүм итми. Ләкин кеше аңа якынлашса, аның территориясенә үтеп керсә, яки өстенә басса — елан һичшиксез һөҗүм итәчәк.

Яшь кара еланнар соры, ачык-соры, бакыр-көрән төстә була, аркаларында кара зигзаг күренә. Аларны күрү кыенрак, бигрәк тә коры чыбык-чабык арасында.

Бакыр елан кара еланнан ачыграк төстә. Алар агулы түгел, ләкин кулга алсалар тешләргә дә мөмкин. Тузбашлар кара төстә, шома, ялтырап торалар. Башында ике сары тап бар, кайчакта — кызгылт сары, — дип аңлатты эксперт.

Белгечләрнең төп киңәше: табигатьтә игътибарлы булыгыз, ял итү урыннарын җентекләп сайлагыз. Яланаяк йөрмәгез, үләнне кулларыгыз белән ачмагыз — таяк кулланыгыз. Еланны, хәтта ул тузбаш булса да, кулыгызга алмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев