Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Кастамону» генераль директоры ветераннар өчен «Алабуга нуры» газетасына язылу рәсмиләштерде

«Газетага язылу бүләк ит» хәйрия акциясе тәмамланды. Аны быел «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ генераль директоры Кылыч Али Кюршад төгәлләде.

Ул ветераннар өчен «Алабуга нуры» газетасына язылу рәсмиләштерде. Билгеләп үтик, Али бей безнең район территориясендә хәйрия акцияләрендә инде берничә тапкыр катнаша, бу юлы ул 7 кешегә шундый бүләк ясау турында карар кабул итте. Мондый игътибарга ветераннар бик сөенер дип ышанабыз. «Газетага язылу бүләк ит» акциясендә катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез, кылган игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев