КАЙСЫ БЕЛГЕЧЛЕК КИРӘГРӘК?
Мәгариф министрлыгы мәгълүмәтенә караганда, хәзер Рәсәйдә инженер-техниклар, медиклар, педагоглар кирәгрәк.
Дипломлы белгечләр алга таба да завод-фабрикаларга китмәсә, һөнәр базарындагы хәл үзгәрмәс. Юллама белән укыганнар да һәр очракта үз предприятиеләренә эшләргә бармый. Димәк, максатчан укытылган белгечләрнең тиешле җиргә эшкә урнашуын таләп итәргә кирәк.
Медицина хезмәткәрләренә ихтыяҗ үсү исә косметик салоннарның, түләүле медицинаның артуы белән бәйле. Медицина уку йортына барырга теләүче гомеренең шактый өлешен дәвамлы укуга бирергә әзер булырга тиеш.
БДИ кертелгәннән соң, күп кенә укытучылар олы яшькәчә укытмый башлады. Өлкәннәргә заман технологияләрен үзләштерү, хезмәт ритмына өлгерү дә авыр. Мөгаллимнәргә елдан-ел таләпләр арттырылу, аларның кәгазь эшенә ныграк батуы, хезмәт нәтиҗәләренең кәгазьдәге цифрлар белән бәяләнүе, реаль эшләре бик үк исәпкә алынмау кешене әлеге хезмәттән читләштерә.
Хәзергә Мәгариф министрлыгы бюджет урыннарның санын үзгәртмәскә планлаштыра: бу инженерларга - 46,7; педагогларга - 9,2, ә табибларга 8,4% урын түләүсез дигән сүз. Безгә юристлар, экономистлар кирәк түгел, бигрәк тә хисапчыларны тиздән роботлар алмаштырачак дип язып торсалар да, аларның әлегә эшкә урнашмый калганнары сирәк, чөнки шәхси фирмалар күп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев