Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казахстаннан – ялган аракы

РФ Президенты Владимир Путин лицензиядән башка аракы җитештерү һәм зур күләмдә ялган акцизлы маркалар ясаган өчен җинаять җәзасын кырысландыра торган законга кул куйган. Тиешле документ рәсми хокукый мәгълүмәт порталында басылган.

Яшерен рәвештә спирт җитештергән өчен 2 миллионнан 3 миллион сумга кадәр штраф яисә 3 елга иректән мәхрүм ителү җәзасы көтә.

Әлмәттә шундый 70 литр спирт ташыган машина йөртүчегә штраф салынган.

Татарстанда рөхсәт буенча аракы сату 16 миллион литрга кимегән. Ел башыннан алып, яшерен җитештерелгән 175 мең литр аракы тартып алынган. Бу ялган аракының 80 проценттан артыгы республикага Казахстаннан кергән.

Яшерен җитештерелгән аракының бәясе 1 миллионнан артып китсә, штраф күләме 3 миллион сумнан 4 миллион сумга, иректән мәхрүм ителү вакыты - 5 елга кадәр билгеләнә.

Ялган акцизлы маркалар ясаган һәм саткан өчен 300 - 500 мең сум штраф яисә 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев