Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казан мәктәбе директоры яшьләр өчен аралашу мәйданчыклары җитмәве турында белдерде

Павел Шмаков сүзләренчә, Финляндиядә балаларны һәм яшүсмерләрне берләштерү урыны булып китапханәләр тора.

Казанның «СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков Андрей Кузьминга биргән интервьюсында, хәзер балалар һәм яшүсмерләр өчен фикер алышу һәм ял итү өчен җыела алырлык урыннарның җитмәве сизелә, дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Педагог Казанның «Смена» заманча мәдәният үзәген искә алды. Ул билгеләп үткәнчә, бу — яшьләр җыела торган билгеле урын, әмма аңа артык реклама ясалмый.
Павел Шмаков сүзләренчә, Финляндиядә балаларны һәм яшүсмерләрне берләштерү урыны булып китапханәләр тора.
Интервьюның тулы версиясе Sntat.ru сайтында урнаштырылачак. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube-каналында карарга мөмкин булачак.
Әңгәмәнең телевизион варианты «Татарстан 24» телеканалында шимбә көнне 18 сәгать 30 минутта һәм якшәмбе көнне 13 сәгать 30 минутта эфирга чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев