Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казан психологы: ничә яшьтә булуга карамастан, кешеләр Covid-19 вакыйгаларын бертигез авыр кичерә

Төрле яшьтәге кешеләр пандемияне ничек кичерә? Бу сорауга КФУның психология һәм мәгариф Институтының педагогик психология кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин җавап бирде. 

КФУның психология һәм мәгариф Институтының педагогик психология кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин сүзләренчә, пандемияне кешеләр ничә яшьтә булуга кармастан, авыр кичерә. Мисалга, балалар өчен карантин катлаулы сынау булды. Аларга саф һавада йөгерергә, уйнарга кирәк. Шуңа күрә үзизоляция алар өчен авыр бирелде. 
Галим фикеренчә, чикләүләр студетлар өчен дә җиңел бирелмәгән. Алар еш кына ризасызлык белдергән. 


«Студент еллары тормышның иң кызыклы вакыты. Яшьләргә яшәргә, ял итәргә, бер-берсе белән күрешеп торырга кирәк. Студентлар яз көне булган чикләүләрне авыр кичерде. Вәзгыять катлауланган очракта, дистанцион укуны кертү мөмкинлеге аларны борчуга сала», — ди эксперт.


Өлкәнрәкләр өчен дә изоляция авыр чор булды. Пенсионерлар исә, төрле хроник авырулары булу сәбәпле, битлек киеп йөрүдә кыенлык күрде. Психолог әйтүенчә, күпләр урамда паника хисен тоя. 
Гарифуллин спорт белән шөгыльләнергә, укыган-ишеткән мәгълүматны фильтр аша үткәрергә, сулау гимнастикалары ясарга һәм проблемаларда туктап калмаска киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев