Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казан шәһәрендә яшәүче хатын-кызга автобуста битлек кимәгәне өчен штраф салынган

Полиция хезмәткәрләре татарстанлыларның кибет эчендә һәм җәмәгать транспортында битлек кию-кимәүләрен тикшерәләр.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казанда яшәүче хатын-кызга автобуста битлек кимәгәне өчен штраф салынган. Бүген Яңа Савин районында битлек режимын бозучыларны ачыклау рейды узды. Беренче автобуста ук полиция хезмәткәрләре саклану чараларын бозучы хатын-кызны күрделәр.
«Мин автобуста хастаханәдән кайта идем, битлекне анда онытып калдырганмын», — дип акланганырга тырышты әлеге хатын-кыз.
Тукталышта ук аңа беркетмә төзелгән. Элеге хокук бозучыга бер мең сумнан утыз мең сумга кадәр штраф түлисе булачак.
Күзәтү барышында бер сәгать эчендә полиция хезмәткәрләре өч битлек режимын бозучыны күрделәр һәм алты автобус пассажиры белән профилактик әңгәмә уздырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев