«Казан утлары» китапханәсе сериясендә Рәдиф Сәгъдинең «Бер гаилә сурәте» китабы чыкты
Тиздән китапны безнең редакциядән килеп алырга мөмкин булачак.
«Казан утлары» китапханәсе сериясеннән унсигезенче китап дөнья күрде. Ул — язучы Рәдиф Сәгъдинең «Бер гаилә сурәте» китабы.
Узган гасырның 90нчы елларында ук детектив жанрына хас әсәрләр язып танылу алган язучы Рәдиф Сәгъди бу китапка кергән повестьларында да геройларның эш-хәрәкәтләрен, җинаятьчеләрнең кеше акылына сыйдыра алмаслык вәхшилеген, явызлыгын, кансызлыгын тирән психологик кичерешләр аша, мавыктыргыч сюжетка корып тасвирлый.
Тиздән китапны безнең редакциядән килеп алырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев