Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда 2020 #МойТатарстан Фотомарафонның иң яхшы эшләре фотокүргәзмәсе ачылачак

30 августта сәгать 12.00дә «МойТатарстан» фотомарафоны кысаларында Казанның Кремль яр буенда профессиональ фотографларның һәм һәвәскәрләрнең Татарстанга багышланган фотокүргәзмәсе ачыла.

Күргәзмәдә барлыгы 100дән артык эш тәкъдим ителәчәк. Алар барысы да республикабызның матурлыгын һәм искиткеч истәлекле урыннарын күрсәтергә тиеш. Фотокүргәзмәне оештыручылар – Олег Самойлов фотографияләренең ачык мәктәбе һәм Кремль яр буе белән берлектә К9 коммуникацион агентлыгы. Фотокүргәзмәгә керү ирекле булачак.
Хәзерге вакытта фотомарафонда 2000нән артык кеше катнаша, эшләр саны 10000 фотога якынлаша.

Барлык эшләр дә #ПрекрасныйТатарстан һәм #МойТатарстан хэштеглары белән социаль челтәрләрдә басыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев