Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда инвалид балалар өчен ике мәктәп җиһазландырылды

Белем бирү учреждениеләренә 14 млн. сумнан артык кирәкле җиһазлар «Мәгариф» проекты кысаларында сатып алынды. 

2021 елда Казанда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 76нчы һәм 11нче номерлы мәктәпләр җиһазландырылды. Әлеге эш «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында алып барылды.

Мәктәпләр өчен 14 млн. сумнан артык мөһим җиһаз сатып алынды. Шулай ук, монда логопед, психолог һәм дефектолог кабинетлары яңартылды. Аларда сенсор бүлмәләре, интерактив логопед өстәлләре, диагностик коррекция-үсеш комплекслары һәм уникаль җиһазлар барлыкка килде.

Хезмәт остаханәләренә станоклар, тегү машиналары, үтүкләү системалары һәм җайлаштырылган савыт-саба сатып алынды.

Өстәмә белем бирү кабинетларына җайлаштырылган музыкаль инструментлар алынды. Барлык кабинетлар да Smart интерактив комплектлары, ноутбуклар һәм төсле күп функцияле җайланмалар белән җиһазландырылды.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев