Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда «Кулга кул тотыныйк, дуслар!» фестивале узды

Быел пандемия аркасында ул онлайн режимда үтте.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Кулга кул тотыныйк, дуслар!» иҗади фестивале Татарстан башкаласында инде ун ел рәттән уздырыла. 
2020 елда фестиваль республика күләмендә үткәрелде. Анда барлыгы 19 учреждение: Казаннан 11 һәм Саба, Норлат, Лаеш, Яшел Үзән, Питрәч, Арча, Минзәлә һәм Спас районнарыннан 8 коллектив катнашты.

Ел саен фестиваль «Хыяллар чынга аша» акциясе кысаларында катнашучыларның хыялларын тормышка ашыра. Мисалга, Булат Идиятуллин «Рубин» футбол клубының тренировкасында булырга хыялланган. Аның хыялы фестиваль ярдәмендә чынга ашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев