Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда кулъязма Коръән языла башлады

Әлеге вакыйга ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына утры китерелде.

«Кол Шәриф» мәчетендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәннең кулъязма мүсхәфен язу проектына багышланган презентация чарасы узды.

Тантаналы чара Коръән аятьләре укудан башланды. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия ислам гыйлеме өчен проектның әһәмияте турында чыгыш ясады. «Ислам каллиграфиясе дигән мөһим фән булган, без кириллицага күчкәч, бу фән онытылды, югалды. Бу фәннең нигезе — Коръән язуы. Галимнәр халкыбызда булган, Коръән бик күп тапкыр кулдан язылган. 1803 елдан алып Коръән басыла башлады, Казанда 172 тапкыр басмага бирелде. Ләкин нишләптер фән югалды. Фәнне яңартып, бу эшне башлыйбыз», — диде мөфти.

Ул бу эш борынгы китапларга таянып башкарылачагын әйтте. Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиев китапларына нигезләнеп эшләячәкләр. Мөфти сүзләренчә, бу бик җентекле, дәвамлы эш. «Бер битне язу өчен ике көн вакыт кирәк. Язып бетергәнче ике-өч еллап вакыт узар әле. Һәр каллиграф Коръән язу турында хыяллана», — диде. Камил хәзрәт Сәмигуллин исламны рәсми кабул итүнең 1100 еллыгы мөһим дата булуын билгеләп узды. «Ислам бу илдә ят дин түгел, читтән килмәгән, Русьта чукындыру башланганчы ук, 922 елда ислам барлыкка килгән», — диде.

Каллиграф, проектны башкаручы Артем Писаренко. Ул танылган хаттат, Россия ислам институты каршындагы «Ән-Намир әл Мүхаттат» гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате үзәге директоры Рамил Насыйбулловның шәкерте.

Теге яки бу сүзләрне төгәл һәм хатасыз язар өчен, Казан белгечләренә беренчел чыганакларга, фәнни тикшеренүләргә мөрәҗәгать итәргә, һәр хәрефне һәм авазны кат-кат тикшерергә туры киләчәк. Шул ук вакытта, Мүсхәфтә сүзләрне һәм хәрефләрне дөрес һәм сәнгати итеп язудан тыш, аларны ачык һәм аңлаешлы итеп язу турында да онытмаска кирәк. Чөнки гарәп булмаган укучылар гарәп язуын аңламаска мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев